+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
18 Января 2024, 05:31

Ихлас тәбрик итәбез!

 Хөрмәтле элекке хезмәттәшебез ГАЛИМОВА Гайния Насыйбулла кызын күркәм юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сез озак еллар татар бүлегендә тәрҗемәче булып армый-талмый хезмәт куйдыгыз, ярдәм сораган берәүне дә кире бормый, төпле киңәшләрегезне бирдегез, яшьләргә үрнәк булдыгыз. Матур юбилеегыз белән тәбрикләп, Сезгә саулык телибез, ә тән сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә якыннарыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Һәрвакытта да шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,

Якты көннәр мәңге үтмәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,

Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

Хөрмәт белән “Стәрлебаш чишмәләре” гәзите редакциясе коллективы.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас