+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
18 Января 2024, 05:52

Ихлас тәбрик итәбез!

Куганакбаш авылында яшәүче кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез СИНӘГУЛОВА Хәлимә Рәүф кызын матур күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Исәнлек-саулык, шатлык, бәхет, озын гомер, яшәү дәрте, уңышлы имин тормыш телибез. Җир йөзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткерәбез, бәхетләр, куанычлар телибез. Балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, изгелекләрен күреп яшәргә язсын.

Кадерлебез безнең, тугансың син

Ап-ак карлы матур мизгелдә.

Горурлыгыбыз син, терәгебез,

Без бәхетле тик син булганда.

Һәрчак шулай ераклардан балкып,

Янып торсын иде утыбыз.

Колач җәеп каршы алсын иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик, улларың, киленнәрең Динар-Галия, Адель, Арслан, Амелия, Нияз-Лиана, Эмир, кода-кодагыйларың, туганнарың.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас