Һәр аткан таңга, яуган карларга, килгән язларга, аккан суларга сокланып, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын. Сезне көч-куәт ташламасын, әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле, көләч йөзле, ягымлы булып, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәгез.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, матур тормыш
Безнең Сезгә әйтер теләкләр.
Ак бәхетләр белән атсын таңыгыз,
Кояш көлсен көн дә күңелегездә.
Теләкләрнең ихлас, изгеләрен
Без телибез бәйрәмегездә.
Изге теләкләр белән Куганакбаш урта мәктәбе коллективы.