Алар тормыш иптәше Тәлгать белән Әдилә исемле кыз үстерәләр, матур итеп тормыш көтәләр. Кадерлебезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бетмәс куаныч-шатлыклар телибез, якыннарының күңел җылысын тоеп, барыбызны да куандырып яшәргә язсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Сиңа карап сокланабыз, горурланабыз. Бәйрәмең изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Бездән сиңа шундый теләкләр.
Синең ягымлы йөзеңне күреп,
Куансыннар безнең йөрәкләр.
Иң бәхетле көннәр алда булсын,
Узганнарга өстәп яңасын.
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Ходай сиңа гомер юрасын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Тәлгать, кызың Әдилә, әтиең, нәнәең Мөнирә, картәтиең Арслан.
Стәрлебаш авылы.