+1 °С
Ясно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
29 Февраля , 09:36

Ихлас тәбрик итәбез!

Куганакбаш авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, картәтиебез КОРБАНГАЛИЕВ Гафур Мөхәммәтвәли улын 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа иң изге, иң матуртеләкләребезне җиткерәбез. Син безнең өчен ныклы терәк һәм үрнәк. Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең-мең рәхмәт. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле гомер насыйп итсен, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы насыйп булсын сиңа. Әти, шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез имин булсын. Әни белән тигез тормышта, муллыкта, без – балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.

65 яшьлек юбилеең!

Котлыйбыз, кадерлебез!

Йөрәк түреннән чыга

Сиңа әйтер сүзебез.

Улым, кызым диеп безне

Кадерләп үстердегез!

Әнием белән икәүләп

Зур тәрбия бирдегез.

Аталарча кайгыртканың

Өчен сиңа зур рәхмәт!

Синең йөрәк таудай олы,

Синең йөрәк – мәрхәмәт.

Олы җанлы, киң күңелле,

Син ул – таянычыбыз.

Дөньяның төрле көнендә

Син ул – ышанычыбыз.

Әни белән икегезгә

Телибез озын гомер,

Сез кирәк тә, сез кирәк тә,

Сез безгә бик кадерле.

Рәхәтен күреп булганның

Сау-сәламәт яшәргә,

Шатланып гомер итегез,

Үрнәк булып яшьләргә.

Әтиебез! Тагын бер кат

Бәйрәмең белән сине!

Беркайчан да табалмабыз

Синең кебек иң-иңне!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәзилә, кызларың Алия, Лилия, улың Артур, кияүләрең Эльвир, Амур, оныкларың Аделина, Аслан, Әмир, Айдар, Эдуард.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: