+6 °С
Ясно
ОКВК
Все новости

Ихлас тәбрик итәбез!

Стәрлебаш авылында яшәүче кадерле һәм яраткан апабыз ХИСАМОВА Суфия Гыйлемдар кызын күркәм юбилее – 60 яше тулу уңаеннан  кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Изге теләкләр белән сеңлең Флизә, киявең Альмир, балаларыбыз Рөстәм, Алия, Ислам, Алсу, Артур, Адель һәм барлык туганнарың.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: