Мәрхәмәтле, изге йөрәкле, йомшак күңелле кешеләребезгә күңел түребездән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыгызның игелекләрен күреп, артабан да дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерергә язсын!
Ходай сезгә сәламәтлек бирсен -
Бездән сезгә шундый теләкләр.
Сезнең ягымлы йөзегезне күреп
Куансыннар безнең йөрәкләр.
Иң бәхетле көннәр алда булсын,
Узганнарга өстәп яңасын.
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Ходай сезгә гомер юрасын.
Изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.