+1 °С
Облачно
ОКВК
Все новости

Ихлас тәбрик итәбез!

Стәрлебаш авылында яшәүче СОБХАНГУЛОВА Ильвина Вил кызына Кадерле кызым Ильвина Вил кызына 15 мартта 30 яшь тула.

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Тормыш иптәше Нәфис белән алар бер ул, бер кыз үстерәләр, матур тормыш көтәләр. Кулыннан килмәгән эше юк, үз куллары белән эшләгән чәчәкләр һәр өй эчен бизәп тора. Ул моны бик яратып башкара. Кадерлебезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бетмәс куаныч-шатлыклар телибез, якыннарының күңел җылысын тоеп, барыбызны да куандырып яшәргә язсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Сиңа карап сокланабыз, горурланабыз. Бәйрәмең изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Бездән сиңа шундый теләкләр.

Синең ягымлы йөзеңне күреп

Куансыннар безнең йөрәкләр.

Иң бәхетле көннәр алда булсын,

Узганнарга өстәп яңасын.

Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,

Ходай сиңа гомер юрасын.

Барлык туганнары, иркәләре исеменнән әнисе Гөлшат, абыйсы Рәмил.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: