Мәрхәмәтле, изге йөрәкле, йомшак күңелле кешебезгә күңел түребездән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Сине ихлас күңелдән яратуыбыз, сиңа булган рәхмәтебез, изге теләкләребез һәрвакыт күңелеңне җылытып торсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Бездән сиңа шундый теләкләр.
Синең ягымлы йөзеңне күреп,
Куансыннар безнең йөрәкләр.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, улларың Ильяс, Илнур, Илһам.