Ачык йөзле, киң күңелле, туган җанлы кешебезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, бәрәкәтле озын гомер телибез. Алдагы гомер елларыңны иминлектә, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф белән шатлык-куанычларда үтәргә язсын. Сине көч-куәт ташламасын, әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле, көләч йөзле, ягымлы булып, туганнарыңның һәм якыннарыңның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшә, кадерлебез!
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Бездән сиңа шундый теләкләр.
Синең ягымлы йөзеңне күреп,
Куансыннар безнең йөрәкләр.
Иң бәхетле көннәр алда булсын
Узганнарга өстәп яңасын,
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Ходай сиңа гомер юрасын.
Изге теләкләр белән әбиең, Галиевлар, Моратовлар.