Өйләнешкәч, яшь гаилә туган авылларында калып, әтиебез колхозда тракторчы, бригадир, ферма мөдире вазыйфаларында, әниебез – фельдшер, балалар бакчасы мөдире, Яңгырчы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып, 30 елдан артык намуслы хезмәт итеп хаклы ялга чыгалар. Төп йорт урынында бик матур йорт салып дөнья көтәләр безнең әти-әниебез. Тырышып, җан җылысы белән корган дөньялары балкып утыра. Кайчан гына барып кермә, якты йөзләре, тәмле ашлары белән каршылыйлар, хөрмәтләп озатып калалар.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әти-әниебез! Бар назларын биреп, тормыш юлында югалып калмастай көчле шәхесләр итеп безне, өч баланы үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә алты оныклары кәртәти-картәни диеп җан атып торалар. Сез икегез дә мактауга лаек кешеләрсез! Әниебезнең бәйләгән бәйләмнәренә, әтиебезнең йортны матурлаган бизәкләренә һәркем сокланып карый. Җәй көннәрендә йортыгыз чәчкәгә күмелеп утыра. Ә күпме яшелчә, җиләк-җимеш үсә бакчагызда! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә! Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшәгез!
Сезнең тормыш юлы матур тарих
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер – безнең горурлык!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Гүзәл-Валерий, Зөһрә-Әмир, Гөлнара һәм оныкларыгыз Азалия, Адик, Искәндәр, Ареана, Данияр, Валерия.