Изге йөрәкле, олы җанлы кадерле кешебезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игелеген, изгелеген күреп, шатлык белән яшәвен телибез. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр генә алып килсен. Алдагы гомер елларыңны иминлектә, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф белән шатлык-куанычларда үтәргә язсын. Әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле булып, якыннарыңның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә насыйп итсен.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Кадерлебез, озын-озак яшә,
Якты нурлар сибеп дөньяга.
Без бәхетле яныбызда һәрчак
Син исән-сау гына булганда.
Тормыш иптәшең Тәнзилә, улың Зөлфәт, киленең Зинфира, оныкларың Илфат, Илмир, Илшат.