Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык телибез. Син һәрвакыт изгелекле, игелекле, ярдәмчелсең. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр, кояшлы көннәр күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Зәңгәр күкләр ямьле йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл
Синең белән туган йорт ямьле.
Улың Ирек, киленең Гүзәл, оныкларың Денис-Альбина, Данис, Данияр, кода-кодагыйларың Бикчәнтаевлар.