-3 °С
Снег
Уйлаган изге ниятләреңнең тормышка ашуын, туганнарның, якыннарның бәхет-куанычларын күреп, барыбызны да сөендереп, исән-сау булып, бәхеттә, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Йөргән юлларыңа, башлаган эшләреңә фәрештәләр изге догаларын юлласын.
Иң бәхетле көннәр алда булсын,
Узганнарга өстәп яңасын.
Шатлык-сөенечләр юлдаш булсын,
Ходай сиңа гомер юрасын.
Изге теләкләр белән әниең Рәйсә, әтиең Марат, тормыш иптәшең Назгөл, балаларың Әдилә, Мурат.