-4 °С
Облачно
ОКВК
Все новости

Котлыйбыз!

Бузат авылында яшәүче сөекле сеңелебез, апабыз, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, якын кешебез ШИРВАНОВА Флидә Шайдулла кызын күркәм гомер бәйрәме – юбилее белән ихлас котлыйбыз! Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, кешелекле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм, хезмәттән ямь табып яши беләсең – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Озак еллар әти-әни нигезен суытмыйча, утын сүндермичә, олы хөрмәт белән әтиебезне-абзыебызны карап соңгы көненә кадәр янында булдың. Син авылда чакта без дә әти-әни янына кайтып кергән кебек тыныч итеп кайтып керә алабыз! Безнең өчен син һәрвакыт ныклы терәк һәм үрнәк. Авыр мизгелләрдә дә син бирешмәдең, балаларыңа терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да үткәрә беләсең, балаларыңны үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардың. Аллаһы Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, һәр туар таң күңел көрлеге, тә сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен! Каделебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Яхшылыкларың, файдалы киңәшләрең, ярдәмчеллегең өчен сиңа Аллаһның рәхмәте булсын. Киләчәктә дә сәламәт булып, бергә-бергә яшәргә язсын! Туган көнең котлы булсын, Сөекле, кадерлебез. Иң яраткан, якын күргән Син безнең туганыбыз. Иссен җилләр, узсын еллар, Картаймасын тик йөрәк. Озын-озак яшә әле, Бездән сиңа шул теләк. Иң изге теләкләр белән сине яратып барлык абыйларың, җиңгәләрең, туганнарың гаиләләре исеменнән туганың Рәшидә.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бузат авылында яшәүче сөекле сеңелебез, апабыз, олы җанлы, ягымлы туганыбыз, якын кешебез ШИРВАНОВА Флидә Шайдулла кызын күркәм гомер бәйрәме – юбилее белән ихлас котлыйбыз! Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, кешелекле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм, хезмәттән ямь табып яши беләсең – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Озак еллар әти-әни нигезен суытмыйча, утын сүндермичә, олы хөрмәт белән әтиебезне-абзыебызны карап соңгы көненә кадәр янында булдың. Син авылда чакта без дә әти-әни янына кайтып кергән кебек тыныч итеп кайтып керә алабыз! Безнең өчен син һәрвакыт ныклы терәк һәм үрнәк. Авыр мизгелләрдә дә син бирешмәдең, балаларыңа терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да үткәрә беләсең, балаларыңны үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардың. Аллаһы Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, һәр туар таң күңел көрлеге, тә сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен!

Каделебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Яхшылыкларың, файдалы киңәшләрең, ярдәмчеллегең өчен сиңа Аллаһның рәхмәте булсын. Киләчәктә дә сәламәт булып, бергә-бергә яшәргә язсын!

Туган көнең котлы булсын,

Сөекле, кадерлебез.

Иң яраткан, якын күргән

Син безнең туганыбыз.

Иссен җилләр, узсын еллар,

Картаймасын тик йөрәк.

Озын-озак яшә әле,

Бездән сиңа шул теләк.

Иң изге теләкләр белән сине яратып барлык абыйларың, җиңгәләрең, туганнарың гаиләләре исеменнән туганың Рәшидә.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас: