Безне яратып-сөеп әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Алдагы көндә дә сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, бәхетләргә төренеп озын-озак гомер ит. Һәр башлаган эшең уңышларга юлдаш булсын. Әниебез белән иңгә-иң куеп озын-озак еллар буена тормыш дигән юлдан атларга язсын сезгә.
Рәхмәт, әти, синең якты йөрәгеңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Рәхмәт синең алтын кулларыңа,
Бәхет яусын тормыш юлларыңа.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зимфира, кызың Эльвира, улың Илшат, киявең Инвир, киленең Ләйсән, оныкларың Эллари, Эльдан, Айдан.