-11 °С
Облачно
Алдагы көндә дә сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, бәхетләргә төренеп озын-озак гомер ит. Сиңа алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, исән-сау булуыңны, күңел көрлеге, имин тормыш телибез. Безнең сөюебезне, ихтирамыбызны тоеп, бары шатлык-куанычлар гына күреп, иминлектә, күңел тынычлыгында яшәргә язсын.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Сиңа булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә,
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Оныгың Алия, киявең Тәлгать, оныгың Рамазан, оныкчыгың Әдилә.