-3 °С
Облачно
ВКОК
Все новости
Поздравляем от души!
20 Сентября , 09:15

Ихлас тәбрик итәбез!

(625) Стәрлебаш авылында яшәүче кадерле әниебез, картәниебез БАЙГИЛДИНА Гөлсинә Байтимер кызын 75 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Мәрхәмәтле, изге йөрәкле, йомшак күңелле кешебезгә күңел түребездән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа язгы кояш  нурыдай аяз көннәр, тыныч иртәләр, озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, исәнлек-саулык телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын сиңа.

Яшә әле, әни, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың һәм туганнарың исеменнән кызың Ләйсән.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: