Фәридә апабыз урта мәктәптән соң югары белем алып, туган авылыбызда хаклы ялга чыкканчы мәктәптә балалага белем бирә. Фәридә апабыз бик тырыш, ярдәмчел, хәстәрлекле, игътибарлы, Илдар улын тәрбияләп үстерде, ул югары белем алып, теләгән эшендә эшләп йөри. Оныклары Эмиль, Дамир картәниләренә каникулга кайтабыз, дип талпынып торалар.
Фәридә апабыз, без сине бик яратабыз, йөзләрең кояштай балкып тора. Йортларың гөл-бакчада, җиләк-җимешләрең ишелеп үсә. Аш-суларың бик тәмле, мул. Кулыңнан килмәгән эшең юк. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа! Бәхетле бул! Исәнлектә-саулыкта бу матур дөньяларыңның игелеген күреп, балалар, туганнар белән алдагы елларда да матур, түгәрәк юбилейларны күрергә насыйп булсын, Аллаһы боерса.
Хәйбуллиннар, Мозафаровлар, Кунафина, Таһировлар, Атангуловлар, Вәлиевлар гаиләләре.