Кадерле һәм якын кешеләребез ДӘҮЛӘТШИНА Фаягөл Мотыйгулла кызын һәм МОРАТОВА Суфия Ризван кызын күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән ихлас тәбрик итәбез! Безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торасыз - игътибарлы, хәстәрлекле, намуслы, һәрчак ярдәмгә килергә әзерсез. Сез тормышта якты кояш кебек, шат күңелле, ышанычлы, игътибарлы, кадерле әниләребез. Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, бәрәкәтле озын гомер телибез. Алдагы гомер елларыгызны иминлектә, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф белән шатлык-куанычларда үтәргә язсын. Сезне көч-куәт ташламасын, әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле, көләч йөзле, ягымлы булып, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәгез, кадерлеләребез!
Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – Әниләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Зәңгәр күгебездә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Җылы теләкләр белән Ратмир, Әлфия, Лиана, Урал, Рания Галиевлар.