Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, диңгездәй чиксез бәхет телибез. Киләчәктә дә балаларыңа, туганнарыңа акыллы киңәшләр биреп, рухи көч өстәп, гаиләңә терәк булып, күңел тынычлыгында, имин тормышта тагын да бик күп еллар гомер итәргә язсын. Әниебез белән бергә безне сөеп үстергән, аякка бастырган, яшәргә көч биргәнең өчен сиңа зур рәхмәтлебез. Һәр көн күңел җылысын, киләчәккә өмет бирүче, таяныч булучы үрнәк әти! Без сине бик нык яратабыз! Шатлык, бәхет, саулык, иминлек телибез! Безне куандырып, кадер-хөрмәттә озак яшә.
Матур итеп яшә син җирдә,
Үрнәк син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә
«Амин» – диеп торсын фәрештә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рима, кызларың Светлана, Ләйсән, улың Ринат, кияүләрең Вилдан, Дамир, киленең Юлия, оныкларың Эльвина, Динияр, Родион, Ролан, Радмила.