Әмир авылында яшәүче кадерле апабыз ХАЛИКОВА Рима Мәннәф кызын күркәм юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз!
Һәр аткан таң сиңа өмет, яшәүгә олы куанычлар алып килсен. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Эшләгән изгелекләрең һәрьяклап әйләнеп кайтсын, бәхетең түгәрәк, табыннарың мул, күңелең тыныч булсын. Үткәннәргә үкенми, киләчәккә көенми генә әлегәчә тирә-ягыңа нурлар сибеп озак еллар һәр аткан таңга сөенеп яшә.
Туган көнең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, апа, безгә бик кирәк.
Барлык туганнары исеменнән иркәсе Әнисә, кияве Сәйфулла, Дина, Зарина.