+26 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
В мире
6 Апреля 2021, 11:04

Балалар өчен куркыныч уен чыккан...

Аның шартларын үтәү нәтиҗәсендә берничә бала җитди зыян күргән.

Бөекбританиядә балалар өчен куркыныч уен уйлап табылган. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, уенны балалар Интернет челтәрендә тапкан һәм телефонына аның кушымтасын керткән.

Шул кушымтага уенның биремнәре килә икән. Әгәр дә балалар биремнәрне үтәсә, алар, имеш, бер миллион фунт стерлинг отачак. Беренче бирем җиңелдән башланса ("Агач янында фотога төш!"), соңгы биремнәре сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Мәсәлән, "Мәче колагын кисеп, фотосын сал!", "Әниеңне тукма!", "Туганнарыңа без әйткән даруны бир!" дигәннәре бар.

Уен нәтиҗәсендә кайбер балалар зыян күргән инде. Әлеге вакытта ул уенны Интернеттан алып ташлаганнар һәм аның уйлап табучысын эзлиләр.

Белгечләр белдерүенчә, ул кеше уенны янә Интернетка кертергә мөмкин.

Автор: Ример Насретдинов

Фото:Пиксабай

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: