Бер ысул тәкъдим итәбез: ике аш кашыгы эре гади тоз, 200 мл су (балага булса, 250 мл), сигез катлы киң бинт (яки зур булмаган сөлге). Кайнар суга тоз салып эретәбез дә бинт яки сөлгене шуңа манабыз һәм сыгабыз. Бинт җиңелчә дымлы булырга тиеш. Аны авырткан урынга куеп, өстеннән бинт белән бәйләп куябыз.
Иң мөһиме: бәйләвеч тә, кием дә “сулый” торган булырга тиеш. Тәндә кремнар, лосьоннар булмасын. Тозлы бәйләвечне төнгә куллану җайлырак, чөнки ул сигез-ун сәгать торырга тиеш.
Ютәл булганда, күкрәк өстенә, аркага куябыз. Ангина, тонзиллит булганда, муенга киңәш ителә.
Баш авыртканда, салкын тию билгеләре булганда, баш тирәли бәйләп куябыз.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru