+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Здравоохранение
7 Апреля 2021, 15:51

Медицинага – миллионнар

Башкортстанда яман шешне иртә диагностикалау өчен медицина хезмәткәрләренә 31,4миллион сум акча түләнгән.

2019 елның 1 июленнән I һәм II стадияләрдә яман шеш авыруының һәр ачыкланган очрагы өчен амбулатор-поликлиника звеносының медицина хезмәткәрләренә биш мең сум күләмендә түләүләр билгеләнде.

2020 елдан башлап онкологик авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклау өчен стимуллаштыручы характердагы бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр 3201 медицина хезмәткәренә түләнгән.
Элегрәк “Башинформ
хәбәр иткәнчә, төбәктә онкология авыруларына каршы көрәш программасын финанслау ике тапкырдан артык кимегән. 2020 елда төбәк милли проекты кысаларында 1 миллиард сум, 2021 елда 450 миллион сум алган. Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, бу агымдагы елда регионга зур чыгымнар таләп ителми, чөнки кыйммәтле финанс операцияләренең күп өлеше 2020 елда башкарылган.
Онкология авыруларына каршы көрәшдип аталгантөбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында агымдагы елда яңа медицина җиһазлары белән биш медицина оешмасын җиһазландыру планлаштырыла. 10 берәмлек җиһаз сатып алыначак: МРТ һәм ике мультиспираль КТ.
Фото: Bashinform.ru
Мунир Вафин https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: