Бляшкаларны вакытында ачыклау һәм кан тамырлары эчендә операция ясау кешене ишемия һәм инсульттан коткара.
Атеросклероз бляшкалар төрле урыннарда — аяк кан тамырларында, муен тамырларында була.
Атеросклероз булуын ачыклау өчен, диспансеризация узарга кирәк. Биредә авыруны иртә стадиядә ачыклыйлар. Канга гомуми анализ ясап, холестерин, гомуми липид алмашуны тикшерәләр. Мондый тикшерүләр вакытында инсульт куркынычы янаган кешеләр ачыклана.
«УЗИ мөһим роль уйный — беренчел скрининг тикшеренүендә үк бляшка табыла. Аннары пациент кан тамырлары хирургына эләгә, табиб аны үз контроленә ала, пациентны ангиографиягә җибәрә. Ә алга таба кан тамырлары хирурглары белән бергә дәвалау тактикасы билгеләнә», — ди табиблар.
Чыганак: http://maydan.tatar