-3 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Здравоохранение
17 Мая 2021, 20:35

Алтын дару

Сере төсендә генә түгел!Моңа кадәр тузганаклар ул кадәр күп булмадымы, әллә мин күрмәдемме, белмим. Әмма соңгы ике-өч елда мин аларга икенче күзлектән карый башладым. Әлегә кадәр тузганаклардан кайнатма ясадык. Быел ни эшләрбез, мөган, шул кайнатманы тагын ясарга булыр.

Ә сез ул рецептны беләсезме?

Тузганакларның "башын" гына өзеп, 400 данә чәчәк җыябыз. Сары чәчәкләрне генә сайлап алабыз.
Яшел төбен салсаң, ачкылт тәм бирә.
1 литр суга салып, аны сүрән утта 10 минут кайнатабыз. 1 чәй калагы лимон кислотасын салып, тагын 25 минут сүрән утта кайнатабыз.
Чәчәкләрне юмагыз. (Шуның өчен аларны чиста урыннан җыегыз. Вак бөҗәкләр дә эләкмәсен.)
Чөнки тузганаклардагы серкә юылып төшәчәк, файдасы калмый.
Кайнаткач, чәчәкләрне сөзеп алабыз, бу суга 1кг 200 гр. шикәр комы салып 35-40 минут кайнатабыз.

Яңа аерткан бал кебек кайнатма килеп чыга.
Кайнатманы чиста банкаларга салабыз. Аны көн дә иртән ач карынга ярты стакан кайнаган суга бер аш кашыгы салып, болгатып йотып җибәрәсең. Ммм! Диңгез арты тәм-томнары, затлы дарулары ерак торсын!
Тәмле һәм шифалы булсын. Сәламәт булыгыз!
Фото: zakatushki.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: