+13 °С
Ясно
ОКВК
Все новости
Здравоохранение
19 Мая 2021, 21:32

Бакчада эшләгәндә истә тотарга кирәкле киңәшләр

— Бакчада баш киемсез эшләмәгез.— Бакчада иртәнге сәгать унга кадәр һәм кичке сәгать дүрттән соң эшләү хәерле.

— Физик эш башкарыр алдыннан бераз тәнне язып, җиңелчә генә күнегүләр ясап алу да комачауламас. Болай эшләгәндә, мускулларга авырлык килмәс.
— Берьюлы биш килограммнан да авыррак әйбер күтәрмәгез. Авырлык тигез төшсен өчен аны ике куллап күтәрү яхшырак. Авыр әйберне кисәк тотынмыйча, утырган килеш – авырлык билгә түгел, аякларга төшәрлек итеп, җайлап кына күтәрергә кирәк. Көрәкнең дә озын саплысы белән эшләсәң яхшырак.
— Бакчада эшләгәндә чиста суны пыяла савытта сакларга кирәк. Кояш кыздырганда пластик шешә җылына һәм аның составындагы зарарлы матдәләр суга да күчәргә мөмкин.
— Бакча чорында эш белән ялны чиратлаштырырга онытмагыз. 15–20 минут эшләгәч, бераз ял итеп алырга кирәк.
— Гигиена таләпләре дә истән чыкмасын. Бигрәк тә нәрсә дә булса ашар, алып кабар алдыннан куллар чиста булырга тиешлекне онытмагыз.
Чыганак: https://vatantat.ru
Фото: Пиксабай
Читайте нас: