Су коенганнан соң тән кычыту церкариоз авыруы эләгү хакында сөйли. Сулыкларда адәм баласының церкарий гельминтлары (паразит кортлар) белән зарарлану очраклары сирәк түгел. Әлеге кортлар тире астына үтеп керә һәм кешедә церкариаль дерматит башлана. Бу чирнең билгеләре бер атна тирәсе дәвам итә. Арытаба кортлар кеше организмында үлеп бетә. Әмма аерым очракларда гельминтларга көчле аллергик реакция кузгала. Менә шундый вакытта бронхлар зур зыян күрә, кеше бик нык шешенә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, барысы да бик начар тәмамланырга мөмкин.
Су коенганда паразитлар эләктермәс өчен тыелган урыннарда су кермәскә, ләмле буалар һәм күлләрне урап узарга кирәк. Шул ук вакытта кошлар һәм әкәм-төкәмнәр күп булган сулыкларда гельминтлар эләктерү хәвефе аеруча зур икәнлеген дә онытмагыз. Су кергәннән соң, душта коенып чыгу, тәнне тастымал белән яхшылап корыту хакында онытмагыз, ди табиблар.