Эссе көндә ачык төстәге киҗе-мамык, "сулый торган" тукымадан тегелгән киемнәр, баш киеме киеп йөрергә кирәк. Ачык төстәге киемнәр кояш нурларын читкә этәрә. Киемнәр кояштан капларлык булсын. Кызу көннәрдә ашыкмыйча хәрәкәт итегез, ешрак күләгәдә булырга тырышыгыз. Кояш астында озак йөрмәгез. Озаграк йөрергә туры килсә, башыгызга киң читле эшләпә киегез, зонттан файдаланыгыз. Кояшка каршы кремнар кулланыгыз. Сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр кулланмагыз. Эсседә көненә 2-3 литр су эчәргә киңәш ителә. Минераль су, яшел чәй, морс, компотлар сусауны басуда ярдәм итүче иң яхшы эчемлекләр.