-3 °С
Снег
ОКВК
Все новости
Здравоохранение
6 Августа 2021, 11:19

Прививка ясаткач, су коенырга ярыймы?

Берничә көн элек коронавируска каршы вакцина ясаткан идем. Атна ахырында чит илгә ял итәргә китәбез. Ковидка каршы прививка ясаткач, су коенырга, кояшта кызынырга ярыймы икән?

Прививка ясаткач, су коенырга ярыймы?
Прививка ясаткач, су коенырга ярыймы?

Сорауга табиб-терапевт Татьяна Романенко җавап бирә:

– Теләсә кайсы прививкадан соң әйтелә торган киңәшләр бу очракта да туры килә. Укол кадаган урын шешеп, кызарып тормаса, мунчага, душка керергә, бассейнда йөзергә, су коенырга ярый. Прививка ясату белән кояшта кызыну арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Һәрхәлдә, минем бу уңайдан уздырылган ниндидер фәнни тикшеренү нәтиҗәләре турында ишеткәнем юк әле. Бу очракта бары тик кояшта иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә кызынырга һәм тәнгә кояшка каршы крем сөртергә кирәклеген генә истән чыгармаска кирәк.

Чыганак:https://vatantat.ru/

Фото: https://vatantat.ru/

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: