+14 °С
Облачно
ВКОК80 лет Победы
Новости
13 Августа 2025, 04:26

ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

Куганакбаш авылында яшәүче сөекле һәм газиз тормыш иптәшем, әтиебез  СӘЙФЕТДИНОВ Эльвир Сани улын  50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле гомер, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы насыйп итсен.

ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!
ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

Шатлыклы мизгелләрең күп, гаиләбез имин булсын, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларның игелеген күреп, озак еллар бергәләп яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине бик яратабыз!

   Борчуда да, шатлыкта да

    Таянырлык терәгебез.

    Бәйрәмеңдә саулык теләп,

    Тибә безнең йөрәгебез.

    Сабыр да син, гади, кешелекле,

    Кылган эшең - бары изгелек.

    Шатлыкларда үтсен синең көннәр,

    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    Юбилееңда изге, матур хисләр

    Күңелеңдә калсын уелып.

    Тәбриклибез сине чын күңелдән,

    Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алия, балаларың Айдар, Аслан.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас