+9 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
26 Октября 2022, 10:15

Ихлас тәбрик итәбез!

Әмир авылында яшәүче  кадерле кызыбыз, сеңелебез, апабыз Мөрәсова Гөлшат Кәрим кызының куркәм 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа озын гомер, ныклы тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез. Бер-беребезгә терәк булып, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Озын гомер бирсен сиңа Ходай,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың,

Китерсеннәр бары яхшылык.

Изге теләкләр белән сине яратучы әти-әниең һәм туганнарың.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: