+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Происшествия
2 Июля 2021, 14:10

МАШИНА ҖИР АСТЫНА ТӨШЕП КИТКӘН

Машина йөртүче үзе дә ни булганын аңламый калган.

Уфада төнге көчле яңгыр явып үткәннән соң Цюрупа һәм Коммунистик урамнары киселешендә грунт җимерелгән. Өч метр тирәнлектә барлыкка килгән чокырга «Рено Логан» автомобиле эләккән.

Бу хәл турында төнлә мәгълүм булды. Урынга Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары, ашыгыч ярдәм, ЮХХДИ һәм шәһәрнең башка яшәешен тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре чыкты.

«Автомобиль чокырдан чыгарылды һәм эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Тергезү эшләрен "СУРСИС" оешмасы башкарачак», — дип хәбәр иттеләр Уфа мэриясендә.

Водитель Павел Демин сөйләвенчә, ул ни булганын аңламый да калган. Машина салмак кына чокыр төбенә төшкән. Автомобильдән чыгарга аңа ЮХХДИ хезмәткәрләре ярдәм иткән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/

Фото: Башинформ.
Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас: