-2 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Люди села
5 Июня , 12:29

Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов

Радик – Бузат авылыннан, әлеге вакытта Казан шәһәрендә яши. Янгын сүндерүче булып эшләп, бер үк вакытта иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның гармун белән җырлаган видеороликлары социаль челтәрләрдә бик популяр, һәр пост астында – аның талантына сокланган кешеләрнең фикерләре язылган. Күптән түгел Радик белән әңгәмәләшеп, аның тормышына, мавыгуларына һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә кагылышлы берничә сорау бирдек.

Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов
Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов

- Радик, үзегезнең балачагыгыз һәм яшьлегегез турында сөйләгез әле.

- Алар турында иң җылы хатирәләр саклана. Мин гади авыл малае булып үстем һәм моның белән горурланам. Кечкенәдән үк әтием белән фермага бара идем, ул анда бозаулар караучы булып эшләде, бу өлкәне күргән кешеләр генә мине аңлар. Күз алдына гына китерегез, яңа туган бозауларны карау, аларны сөт эчәргә өйрәтү, ашату-эчерү – үзе бер тарих! Ә алар – бер ферма! Әтием карамагында кайвакыт 50 башка якын бозау була иде. Мин бик теләп аңа ярдәм итә идем. Кызганычка каршы, берничә ел элек әтием вафат булды. Әнием дә фермада, аннары – урындагы кибеттә эшләде, хәзер – ыслау цехында. Гаиләдә без дүрт бала, мин иң өлкәне. Минем Ильмира һәм Фирүзә сеңелләрем, Ринат энем бар. 11 классны тәмамлаганнан соң Башкортстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать колледжына режиссура бүлегенә укырга кердем. Аннары бер ел армиядә хезмәт иттем. Ерак Көнчыгышта танк гаскәрләрендә хезмәт иттем.

-Казанга ничек барып чыктың?

-Бу шәһәргә армиядән соң килдем, педагоглар киңәше белән читтән торып Казан республика мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Анда баргач ук: “Мин монда калырга тиеш”, - дигән фикер туды. “Из рук в руки” гәзите аша эш таптым. Мебель цехына эшкә урнаштым. Тәҗрибәм булмаса да, алдылар, мин ышанычлы итеп: “Мин – авыл егете, эштән курыкмыйм, тиз өйрәнермен” дидем. Бер елдан Казанга йөргән кызым да килде, тиздән без өйләнештек. Ун яшьлек кызыбыз һәм сигез яшьлек улыбыз бар. Тормыш иптәшем мәктәптә эшли. 2014 елда мин янгын сүндерү частена урнаштым һәм әле шунда эшлим.

-Сезгә музыкага сөю каян килә?

-Әтием ягыннан картәтидәндер дип уйлыйм. Хәтерләвемчә, ул һәрвакыт, еш кына ярты тавышка, җырлый иде. Ул мөнәҗәтләр җырлады. Мин ул вакытта бу жанрны аңламый идем. Ул вакытта алар миңа күңелсез, мәгънәсез һәм моңсыз кебек тоела иде, бик нык ялгышканмын. Мәктәптә, авыл клубында бәйрәм концертларында чыгыш ясый идем. Безнең авылның мәдәният хезмәткәрләре Зөһрә апа, Зәлифә апа мине җырлау нечкәлекләренә өйрәттеләр.

-Ничә яшьтә кулыгызга гармун алганыгызны хәтерлисезме?

-Ничә яшь булгандыр – хәтерләмим. Малай гына идем әле. Әтинең гармуны бар иде. Ул аңарда сирәк уйный иде, анда да гел бер көйне. Аның каравы без сеңелем белән форсат туган саен гармунда уйнап булаша идек һәм ахыр чиктә аны бозып куйдык. Мин гармунның иң яхшы уен коралы булуын аңлаганда, ул ватык иде инде. Мин бераз үсә төшкәч, өебездә икенче гармун барлыкка килде. Ул да яңа түгел иде. Бераз уйнаштыра башладым. Әмма аңа тартылу бик юк иде. Бәлки, аның иске булуы һәм тавышы бик матур булмавы сәбәпче булгандыр. Һәм мин бу шөгыльне ташладым.

-Гармун тарихының дәвамы да бардыр бит. Сөйләгез әле.

-Әйе, бу янгын сүндерү частенда эшләгәндә булды. Барысы да каравыл начальнигының дачасында башланды. Биш еллап элек ул үзенә дача сатып алды һәм аның чормасында гармун табып, аны эшкә алып килде. Мин җайлап аңарда уйный башладым һәм бу миңа ошап китте. Ковид чорында төрле платформаларда үзем чыгыш ясаган видеолар белән бүлешә башладым. Үземнең Ютуб-каналны ачып, анда гармунда уйнау буенча видеороликларны һәм видеодәресләрне куйдым. Интернет – үзеңне күрсәтергә, каналыңа яки социаль челтәрдәге битеңә язылучылар йөзендә тамашачыларыңны табарга мөмкинлек бирүче глобаль челтәр. Алар күбесенчә әйбәт, хуплаучы, мине яңа иҗади адымнарга рухландыручы фикерләр яза. Минем үзем язган җырларым да бар. Беренче җырымны мәктәп елларында ук язган идем. Армиядә тагын икене яздым. Шәхсән очрашканда минем иҗатымны югары бәяләгән танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырьләренә дә көйләр яздым. Бер сүз белән әйткәндә, җырлыйм, уйныйм, клиплар төшерәм, үсешәм. Янәшәмдә һәрвакыт мине хуплаган, талантлы тормыш иптәшем, әйткәндәй, ул да мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлады, җырлый. Минем җырларымны, нигездә, гармун моңын сагынган өлкән буын кешеләре тыңлый. Соңгы вакытта яшьләрнең дә гармунда уйнауга үзләренчә якынаюын тоям, аларда кызыксыну артты, бу бик яхшы һәм бик күңелле. Быел “Безнең заман” телевизион фестивалендә сигезенче тапкыр катнашам, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе исеменнән чыгыш ясыйм. Призлы урыннар алып кайтам.

-Туган якларыгызга еш кайтасызмы?

-Мөмкинлек чыкканда кайтабыз, теләгәнчә еш кайтып булмый. Ерак юл, шуңа күрә әти-әни безне аңлый. Әлбәттә, сагынабыз. Тормыш иптәшем Илеш районыннан, анда да кайтабыз.

-Киләчәккә уй-ниятләрегез белән бүлешегез әле?

-Эшләүне һәм иҗат белән шөгыльләнүне дәвам итәргә. Үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырасым – авылдашларым алдында концерт белән чыгыш ясыйсым килә. Концерт программасы төзер өчен минем үзем язган җырларым күп, шулай ук башка башкаручыларның җырларын да җырлыйм. Алла бирсә, ниятемә ирешермен дип уйлыйм.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Иҗади, һөнәри һәм шәхси уңышлар Сезгә! Иҗатыгызны яратучылар тагын да артсын һәм яңа әсәрләргә илһамландырсыннар, ә гармун кулыгыздан төшмәсен.

Фаягөл ЙОСЫПОВА әңгәмәләште.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов
Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов
Редакция кунагы – якташыбыз Радик Газизов
Автор:Фаягуль Юсупова
Читайте нас: